Бер мәкәладә ике тема

Әссәләмүгаләйкүм дин кардәшләр! Сезгә хәерле көннәр, изге гамәлләр теләп башлыймын. Дөнья базарында тынычлык юк вакытта, ләкин безнең Татарстаныбызда, Актанышыбызда үз көебезгә тормыш сөргән вакытларыбызда, үз көебезгә дим, шуның өчен, чөнки тамакларыбыз тук, өстебез бөтен. Баш очыннан ядрәләр очмый. Эшкә барабыз, кайтабыз. Балалар мәктәп- бакчаларга йөри. Студентлар да үз уку йортларында кайнаша. Мондый суыкларда өй торбаларыннан төтен күтәрелә. Һәр өйдә диярлек төсле телевизорлардан ни телисең шуны карап була. Бер карасаң теге дөнья базарындагы хәлләр кызыксындырмый да кебек. Кем җиңгән , кем җиңелгән

img-20150706104946-234

Кем кемгә нәрсә әйткән дә, кем кемне үпкәләткән. Безгә артык әһәмияте юк кебек. Үз күңелебездәге хис кичерешләр мөһимрәк. Милади календаре буенча ел алышыныр вакыт җитте . Ел белән ел алышынганда кеше күңелендә бер өмет чаткысы кабына. Икенче ел бу елгыга караганда яхшырак булыр дип өмет итә. Хезмәт хакларын да вакытында бирерләр, пенсия-пособияләр дә артыр, ә кибеттә товар бәяләре киресенчә артмас, дип көтә күңел . Шулай була күрсен. Намазлы кеше дә, намазсыз да көтә. Моның бер гаебе дә юк. Сизәм, кемнәрнеңдер күңелләре тыныч түгел. Ул тынычсызлык Сириядә барган сугыштан мөселманнарның гәепсезгә иза чигүләреннән, вафат булуларыннан килә, бигрәк тә балаларның. Бер кардәшем интернеттан видео алып җибәргән. Анда “Дога кылыгыз”, дип язылган иде.

Сириядәге 5 яшьлек яраланган сабыйга оперцаия ясыйлар. Ә наркоз юк. Сабый авыртуын сизмәс өчен изге коръән китабының аятьләрен укый . Бу кадрларны күрсәткән телеканалның алып баручысы күз яшльәрен тыя алмый. Аллаһ Тәгалә мәрхәмәтле. Сынавын биргәч тә , ул бала Аллаһка сыена һәм Аллаһ Тәгалә аңа җиңеллек бирә. Чыннан да без мөселманнар, дога кылыйк. Бу дәүләттәге гадел булмаган сугыш тизрәк бетсен, андагы мөселманнар йорт-җирләрен торгызып, тыныч тормышта яшәсеннәр. Әмиин. Күңел тынычлыгы китәргә Рәсәй каналлары күрсәткән яңалыклардан җан өшеткеч кадрларны карау да җитә. Белгечләр бәян иткән, безнең ике тапкыр унитазга агызган су күләмен алар көне буена тота. Һәркем үзенә, гаиләсенә тоткан малы, акчасы турында уйланып калу шарт түгел микән? Вәгазь сөйләргә хәзрәт түгелмен. Шулай да эчемдә җыелганнарны бушатмый калалмыйм. Юкка борчылып ятасың, әнә үзебездә дә дарулар бушка түгел, квартплата- бурычлар түлибез дә, икенче хезмәт хакына кадәр көчкә җиткерәбез акчаны, диярсез. Бәлкем шулайдыр да, нишлим, үземә фәрман бирә алмыйм. “Үземнеке үзәктә, кешенке кешләктә”, дип. Сириядәге мөселманнарны яклыйбыз , дип корал күтәреп чыгып китә алмыйбыз әлбәттә. Фәкать без күңелебез белән алар янында була алабыз, дога кыла алабыз. Битараф кына булмыйк. Мәчетләрдә җәмәгать белән укылган намазларда хәзрәтләр онытмасын иде, бу илдәге мөселманнар өчен дога кылырга. Кечкенә генә Актанышыбызда да өч мәчет бар бит. “Бүләк” һәм “ Мәүлид” мәчетләре әле декабрь аенда гына тантаналы ачылды. Бер яктан зур шатлык- Аллаһ йортлары күбәя. Икенче яктан уйландыра бу мәчетләребез буш тормасмы? Ишетеп , күреп торабыз мәчетләр ачыла, күпмедер вакыттан соң ишегенә йозак эленә. Бишвакыт намаз укырга йөрүче дә юк, утка, газга түләргә финанслар да юк. Актанышта динне уятып җибәреп булырмы? Мәчетләребезне тотып тора алырбызмы? Шулай ук бу мәсьәлә битараф булмаган кешеләргә кагыла.

Аллаһ йортларын кемдер түгел, ә үзебез кайгыртып торырга тиеш. Сәдака бирергә кеше табалмыйм , диешәбез. Сәдакага мохтаҗ –мәчетләр. Нәрсә генә эшләсәк тә Аллаһ хозурына басасыбыз бар. Мәчет өчен биргән сәдәкаларыбыз иншәАллаһ һич югалмас, савап мизанына басарлар.” Мәчетләребезгә йөрүчеләр булырмы ?”, дип таныш һәм таныш түгелләрдән сораштыргач, мондый нәтиҗәгә килдем. Әйе, йөрүчеләр булыр, бу эш бүгенге көнне генә кайгыртып эшләнмәде, ә киләчәк буын өчен эшләнде. Дин , ул бер партия түгел, барлык кешенең дә тормыш рәвеше булырга тиеш.

Менә шулай, бер мәкаләдә ике тема сүрәтләнде. Фикерләрем сезнеке белән тәңгәл килмәсә, гафу итәрсез. Бу темаларга кайчанда булса бер әйләнеп кайтылыр әле.

Марат Нургалеев 

Февраль 20, 2017