180 илдән 1,5 млн ышанучыларны җыйган урын

Әйе, ул җир Мәккә дип атала. Бу җирдә Аллаһ Тәгалә әмер иткән Хаҗ гәмәле үтәлә. Кризиска карамастан Актанышыбыздан да хаҗга баручылар кимеми. Бу елда  7 мөселман бу сәфәргә чыгып, барсы да исән-сау әйләнеп кайттылар. Алар арасында Раушания һәм Рафаэл Насибулиннар гаиләсе дә бар.  Бу гаилә минем өчен тыйнак, күркәм холыклы булуы белән аерылып тора.  Раушания- олуг хөрмәткә лаек, мәрхүм Габдулла хәзрәтебезнең олы кызы. Ә Рафаэл тумышы белән Казахстаннан, татар егете. 1985 елда гаилә коралар, ике кыз үстерәләр, ислам  дине кушканча яшиләр.Ә 2013 елны  аларга Актанышка кайтып төпләнергә туры килә.  Туганнары ярдәме белән йорт җиткезәләр. Хаҗга бару хыялы беркайчан да сүнми. 2016 нчы елда алар бу хыялны тормышка ашыралар. Җирлегебез халкы өчен хаҗ сәфәрегез турында сөйләгез әле, дигәч, бик теләп риза булдылар

kaaba

Белүбезчә, хаҗ сәфәре арзаннардан түгел,  сез моңа нинди сәбәпләр белән ирештегез?  Юлыгыз авыр булдымы?

Кыска гына итеп әйткәндә, Казахстанда калган йртыбызны  саткан өлешенә бардык. Беразын монда да туплаган идек. Безнең юллама “Хаҗ фонд”тан иде. Ул эконом класска керә. Башкаларга да шушы юлны тәкъдим итәр идем.  24 сентябрь кич белән  Яр Чаллыдан  автобус белән  Казанга килдек,Казаннан Мәскәүгә һава юлы белән,  аннан 25е иртәнге унда 350 пассжаир сыймалы Боинг 777 самолеты белән Мәскәүдән Дубайга   юл тоттык. Самолетта хезмәт күрсәтү бик югары дәрәҗәдә. Юл озынлыгы 4,5 сәгатьлек булды. Килеп җитеп самолёттан төшкәндә биткә кайнар һава бәрелә. Урамда 50 градус эссе. Группабызда 49 кеше, янәдән автобуска утырып Мәдинә шәһәренә киттек. Көн ярым барырга туры килде. Мәдинә шәрендә без регистрация үтеп, кунакханәләргә урнаштык. Ике көн тордык. Шул вакыт аралыгында Пәйгәмбәребез (сгв) мәчетенә намазларга йөрдек.  МәшәАллаһ ! Ул мәчетнең матурлыгы! Беренче ташып чыккан хисләребез биредә булды. Я Раббем ,без дә бу изге урында намаз укыйбыз, дога кылабыз, Үзең кабул ит.  Гомүмән, Мәдинә шәһәре бик матур , чиста. Хаҗилар өчен барлык шартлар да бар. Урамда күләгә ясар өчен зонтлар көйләгәннәр һәм алар астында һава дымландыргычлар куйганнар. Ризыклардан да без кәнәгать идек. Ике көнбездән соң  Мәдинәдән Мәккәгә килдек. Төп хаҗ гамәлләре Мәккәдә үтә. Башта ихрамга кереп умра хаҗын үтәдек. Бу үзе бер зур чара булып тора.  Үзенең тәртип, кагыйдәләре бар. Барсын да алдан өйрәнеп, белеп килдек. Төркем җитәкчесен тыңлап йөрсәң, югалмысың да,авырлыгы да юк. Фарыз хаҗына кадәр вакытыбыз булганга без умра хаҗын үти алдык. Фарыз хаҗында да ихрам халәтендә буласың. Төп хаҗ вакытында үтәлә торган йолаларның барсын да  үттек. Туган энем   коръән чыкты. Аллаһка ялваруларыбыз, догаларыбыз күп булды.  Туганнарыбыз, дусларыбыз, күршеләребез һәм кемнәр теләкләрен язу белән җибәрделәр , барчасы өчен дә дога кылдык. Кабуллардан булсын.

-Биредә калган дөнья мәшәкатьләре исегезгә төштеме? Сагынмадыгызмы? Ник килдем инде мин монда, дигән уй борчымадымы? Ни генә әйтсәң дә , әле Актанышта августның азагына кадәр 30*С тан югары  кызулык сакланды.  Коры, яңгырсыз һава тынга каплана иде. Ә Мәккәдә  50*С , өстәвенә яныңда йөзләгән хаҗи… Нервларны какшатмыймы?

Әлхәмдүлилләһ! Уебызда фәкать гыйбәдәт кылу булды. Анда өй , дөнья   мәшәкатьләре бөтенләй онытыла. Бар нәрсә дә нинди ният белән юлга чыгып китәсең, шуннан торадыр. Белмим, кызулыкка килгәндә Аллаһның бер хикмәтедер, хаҗиларның күбесе авырып ала. Без дә 38-39t  белән өч көнләп  йөрдек. Эссегә дә ияләштек. Торган җирләребездә кондиционерлар бар иде. Җәяү йөрү күп булганга өлкәнрәкләргә кыенга туры килгәндер. Гомумән,  гамәлләребез җиңел үтәлде. Нәфес колы булып яту мөмкин түгел биредә.Кайтканда самолёт траптан күтәрелгәндә китәсе килмәү теләге шулкадәр көчле иде, елыйсыларыбыз килде. ИншәАллаһ янәдән килү насыйп булса иде. Бу ел Аллаһ Тәгалә безне бакчадагы яшелчә, җиләк-җимешләр белән дә сөендерде. Кызуга, яңгыр аз явуга карамастан,  гомер булмаганча уңыш алдык. Кайтуга  сортлы кура, бакча җиләкләре тулышып  пешеп утыралар иде. Ничек шөкер итмисең?

-МәшәАллаһ! Сентябрь ахыры бит!

    -Рафаэл абый, хаҗда төрле могҗизаи хәлләр була диләр, Сез дә андый хәлләргә юлыкмадыгызмы?  Гәҗитебезнең кадерле укучыларына ниләр әйтер идегез?

Минем өчен хаҗ кылу үзе бер могҗиза булды инде. Менә бармакларым авыр бөкләнәләр иде. Зәм-зәм суы, догалар… хәзер Әлхәмдүлилләһ! Авыртулары да бетте.  Әнинең дә кулындагы сөяле юкка чыкты. Ә укучыларга  әйтер сүзгә килгәндә, болай дияр идем. Күпләр әзрәк запас акчалары булса, “кара көнгә”, дип саклыйлар. Алай ниятләмәсеннәр иде, чөнки һәр нәрсә нияттән торганга, ул кабул булып, “кара көн”  бик тиз килергә мөмкин. Ниятне үзгәртергә кирәк.  Хаҗга барырга я корбан чалырга , я башка изге гәмәлгә , дип ниятләп 100 сумны аерып куйсаң да, Аллаһ теләсә кабул була . Аллаһ Тәгаләнең вәгъдәсе бар бит, өй салган, хаҗга ниятләгән …. бәндәмә үзем булышырмын , дигән. Тормыштан бер мисал китерәм. Корбан чалу вакыты җиткәч, бер кешегә : “Сарыкларың күп, корбан чаласыңдыр бит?” ,дип сораганнар.  Акчам бетте, сатам гына “ , дип җавап биргән теге кеше.  Озак та үтмичә гаиләсе белән машинада  юл читенә капланалар.  Исән калсалар да, авыр тән җәрәхәтләре алалар, ә машина төзәтерлек тә түгел. Соң булса да үз хәлләрен аңлап , хуҗа  тиешле гамәлне үти.  Яки икенче бер мисал. Такси бизнесы белән шөгылләнгән бер мөселман хаҗга барырга бер дә тәвәкәлли алмый.  Акча да әле бер , әле икенче  кирәк җиргә тотыла тора. Бервакыт ул шундый вәгазьгә туры килә, бер мизгелдә булган малын сатып әнисе белән хаҗга китә.  Кайтып ике еллап вакытүткәч, үзе әйткән, “Шушы вакыт эчендә  бизнесым янәдән аякка басты. Мин бернәрсә дә югалтмадым”, — дигән. Бирүче дә алучы да Аллаһ Тәгалә бит. Бу ике мисал безләр өчен дәрес булырга тиеш минемчә.

-Матур әңгәмәгез өчен рәхмәт сезгә. Сораулар күп ,  газетада гына җавап биреп җетерү мөмкин булмас иде. Татарстанда берничә хаҗ операторы бар. Кызыксынган кешегә интернет сайтларга кереп белешергә була.

        Хаҗ гамәлләренең шартлары күп. Мәрвә –Сафа тауларын үтү, Гарәфәдә тору , шайтанга таш ыргыту, ихрам халәтендә булу  һәм башкалар , аларны үзең үтәмичә торып асыл  мәгънәсенә төшенеп бетеп булмыйдыр.  Максатым да Рафаэл белән Раушаниянең бу гамәлләрне  үтәүне сөйләтү түгел иде. Максатым , Аллаһ Тәгаләгә тәвәккәл кылып , килеп кергән малны дөрес файдалана белүләрен күрсәтү. Ни дисәң дә , ул акчаларга  капка-койма куйдыртып, мунча салдыртып бетереп керергә була иде.   Ә алар дөнья куарга сабыр итеп торып, Аллаһ  әмерен үтиләр , хаҗ кылалар . Менә ичмасам мөселман гаиләсе диясе генә кала . Хаҗлары кабул булып,ике дөнья бәхете насыйп итсен үзләренә.

Марат Нургалеев

Март 10, 2017